Суык көзнең моңсу бер көнендә
Суык көзнең моңсу бер көнендә,
Күль буена төшкән пар аккош!
Алар йөзә суның көзгесендә,
Нурлар чәчеп тирә якларга!
Аккошларны күреп тын каламын,
Тәбигәтнең сихри мәлендә!
Шул вакытта моңсу йөрәгемдә,
Тынып торган хисләр уяна!
Тик аккошым минем еракларда,
Моңсуланып мине көтәдер!
Мин дә көтәм сөйгән аккшымны,
Түзәлмичә суык көзләрдә!
Ах! Нинди шатлык!
Шылтыратты минем аккошым,
Күңел хисләремне сизгән сыман,
Өметләрне минем уятып!
Зур бәхет ул сөйгән аккош булгач,
Суык көзләр күңелне эретә!
Тик пар аккошлар кебек бергә булып,
Безнең булмый фани дөньяда!
Voor elke like ontvangt de auteur:+5+10
oktober 22, 2024